Каләм тибрәтүче яшьләрне «Алтын каләм” көтә

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

    Балаларыбызның сәләтен ачу, аны тагын да үстерү максатында республикабызда, шул исәптән районда нәтиҗәле эш алып барыла. “Алтын каләм–Золотое перо” бәйгесе шул максатчан чараларның берсе. Инде унтугызынчы тапкыр оештырылучы бәйгенең быелгы

төп темасы – “Яшьләр һәм дәүләт”.

     Димәк ки, иҗади эшләрдә яшьләрнең социаль халәте, дәүләтнең бу нәүбәттән өстенлекле сәясәте, иҗтимагый оешмаларның роле, ирекле һәм волонтерлык хәрәкәте, патриотик һәм гражданлык тәрбия үсеше, сәләтле егет-кызларны яклау һәм башка шундый темалар яктыртылуы зарур. Бәйгегә массакүләм мәгълүмат чараларында дөнья күргән язмаларны Яшьләр үзәгенә 14 майга кадәр җибәрергә кирәк.

    Анда 10–17 яшьтәге мәктәп укучылары катнаша ала. Республика конкурсында җиңүчеләрнең исеме июнь ахырында билгеле булачак.

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International