Чисталык үзебез өчен

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

     Кояш турырак караган, көннәр җылына барган саен шәһәребез дә күзгә күренеп матурлана, пөхтәләнә. Санитар-чисталык ике айлыгы кысаларында алып барылган эшчәнлек нәтиҗәсе бу. Оешма-предприятиеләр ишегаллары, кварталлар, кала урамнарын җыештырып, өмәләр үткәрелә. Әмма... Көннән-көн күзгә чалына барган бу матурлыкны бозып, шәһәрнең ямен җибәреп торган урыннар да бар әле.

     Ошбу фотосурәтне Тау асты урамындагы гаражлар ширкәте тирәсендә төшердек.

     

   Янәшәдә генә күпкатлы йортлар урнашкан. Әлеге чүп өемнәре шәһәребезнең тиздән яшеллеккә күмеләчәк бу почмагын әнә ничек ямьсезләп ята. Әлеге гаражлар хуҗалары, шушы тирәдә яшәүчеләр ничек түзеп тора микән бу хәлгә?!

     Пычратканбыз икән, чистарта да белик, җәмәгать!

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International