Азнакайда явым–төшем якшәмбе генә туктаячак

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

      Синоптиклар Азнакайда күп кар явачак һәм буран булачак дип фаразлаган иде.  

      Алар һич тә ялгышмады. Ябалак–ябалак кар күрү мөмкинлеген киметә, ә машина йөртүчеләр инде кышкы тәгермәчләрен җәйгегә алыштырырыга өлгерде. Шуңа күрә бүген юлларда аеруча игътибарлы булырга кирәк.

     Түбәләрдә өем–өем җепшек кар җыела, үткән кешеләр башына төшәргә дә озак сорап тормас.

    25 и 26 апрельдә һава торышы үзгәрмиячәк. Җылы киенегез һәм кул чатырларыгызны онытмагыз.

    27 апрельдә явым–төшем туктала, һава әкренләп җылына башлый, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометцентры.

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International