Азнакайның күпкатлы йортларында капиталь төзекләндерү эшләре бара

2014 елның 25 апреле, җомга

    Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты белгечләре белдерүенчә, быел райондагы күпкатлы йортларга капиталь ремонт уздыручы төзелеш оешмаларының барысы белән дә килешү төзелгән.

    Бүген шәһәрдәге 35 йортның 26 сында эш уңышлы гына бара. Болгар-14, Лобачевский-3, Солтангалиев-25, Шәйхетдинов-1, Тукай-25, Ленин урамындагы 24, 16, 20 нче йортларда аның 70-95 проценты башкарылган да инде.

     Актүбә бистәсенең Губкин-2, Комаров-22а, Нефтьчеләр урамындагы 8в, 5а, 8а йортларында, Балтач авылының Яшьләр урамы йортында да капиталь ремонт башланган.

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International