Азнакайда партия эчендә башлангыч тавыш бирүләр узды

2014 елның 25 апреле, җомга

     Хәбәр иткәнебезчә, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү өчен, кандидатураларны билгеләү буенча праймеризлар – партия эчендә башлангыч тавыш бирүләр бара. 23 апрель көнне әлеге чара Азнакай мәйданчыгында узып, исәбе буенча ул республикада унбишенчесе булды.

      Тавыш бирү башланганчы “Бердәм Россия” партиясенең 15 вәкиле Баулы, Ютазы, Бөгелмә, Азнакай районнарыннан булган 194 сайлап алучылар алдында ни өчен депутатлыкка нәкъ менә алар кандидат булырга лаек икәнлекләрен дәлилләү максатында үзләренә билгеләнгән биш минут вакыт аралыгында чыгыш ясадылар. Партия алдан тавыш бирүгә чыгарган исемлеккә 155 кандидат кергән. Араларында билгеле җитәкчеләр дә, республика Дәүләт Советы депутатлары да, иҗтимагый оешмалар тарафыннан тәкъдим ителүчеләр дә бар.

    Праймеризны Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде. Ул билгеләп үткәнчә, башлангыч тавыш бирүләр күппартиялелек шартларында бик дөрес алым. 2011 елда узган праймериз белән быелгыларын чагыштырганда, кандидатларның чыгышлары күпкә төгәлрәк һәм алар, нигездә, халыкка якын проблемаларны күтәрәләр.

– Праймериз вакытында бик күп кызыклы тәкъдимнәр күтәрелә, без аларны эштә кулланабыз. Безнең максат – бишенче чакырылышның эшләргә сәләтле, профессиональ, интеллектуаль дәрәҗәләре югары булган депутатлар корпусын төзү, – дип ассызыклады Татарстан парламенты спикеры. ­

– Мондый яхшы көнне бинада гына утырып булмас, чәчү бара бит. Килгәч, килгәч басуларыгызны да карап чыгарга, авыл хезмәткәрләре белән дә аралашырга булдык. Каршы килмәсәгез, Марсель Зөфәрович белән иң беренче чыгыш ясыйбыз да, басуларга китәбез, – диде аннары Фәрит Мөхәммәтшин.

     Шулай итеп, кандидатлар чыгышларына тонны алар бирделәр.

 ­– «Бердәм Россия»нең уңышлары күп булса да, хакимият партиясе буларак безне бар нәрсә өчен дә тәнкыйтьлиләр. Без үзебездә җаваплылык тоябыз һәм киләчәктә дә шулай булачак, –  диде Фәрит Мөхәммәтшин.

     Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин төбәкнең икътисади үсештә булуын ассызыклады.

– Иң мөһиме – халыкка ачык һәм якын булу. Районда яшәүчеләр белән тыгыз элемтәдә торып, даими очрашулар оештырып эшләгәндә генә аларның проблемаларын белеп, аларны үзвакытында чишү мөмкинлеге бар. Кешеләрне яратканда, хөрмәт иткәндә генә нинди дә булса уңышка ирешеп була, – диде Марсель Шәйдуллин.

    Праймериз мәйданы модераторы – “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев алдан тавыш бирүне уздыруны партиянең иң төп проектларының берсе буларак билгеләп үтте.

    Азнакайда узучы праймеризда кандидат буларак чыгыш ясаучылар быел нигездә республиканың инвестицион үсеш юлларын, социаль юнәлешле программаларын тәкъдим иттеләр.

    “Татнефть” акционерлык җәмгыятенең социаль үсеш һәм кадрлар буенча генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев үзенең чыгышын нәсел тамырларының Азнакайдан булуын белдерүдән башлап җибәрде. Ул аннары нефтьчеләрнең республикада тоткан роленә тукталды. Сер түгел, нефть сәнәгате республика икътисадының алтын баганасын тәшкил итә, “кара алтын” китергән табышның шактый өлеше төбәгебездәге кала һәм районнарны үстерүгә дә юнәлтелә.

– Киләчәктә дә безнең компания халыкның социаль ихтыяҗын канәгатьләндерү өстендә эшләячәк. Бу хакта җирлегебездә елдан-ел күбрәк күләмдә төзелеп килүче торак йортлар, мәдәни һәм социаль объектлар саны буенча да фикер йөртеп була, – диде Рөстәм Мөхәммәдиев.

    Азнакай муниципаль районы яшьләр идарәсе җитәкчесе Илнур Сәгыйтов шулай ук кандидат буларак катнашты. Үз программасында ул яшьләр сәясәтен алга сөреп, проблемаларны хәл итү юлларын билгеләде.

 – Без барыбыз да диярлек авылдан чыккан кешеләр. Авыл – һәр дәүләтнең нигезе. Ул яшәгәндә республиканың киләчәге дә якты булыр, – диде “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Татартсан Республикасы филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев үзенең чыгышы вакытында һәм авыл хуҗалыгын үстерү, торак пунктларның үзләренә генә хас милли үзенчәлекләрен саклауны үзмаксат итеп куюы турында белдерде.

    Исемлектәге 155 кандидатның кайсын сайларга? Моны праймериз көнендә сайлап алучылар хәл итсә, соңгы сүзне 14 сентябрьдә сайлаучылар әйтәчәк.


Гөлгенә КӘРИМОВА, Таңсылу САНИЕВА

 

Сүз уңаеннан

    Праймериз нәтиҗәләре “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге сайтында бастырылачак.

 

Фоторепортаж карарга >>>

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International