1 Май бәйрәме Азнакайда Ишкәев исемендәге ял паркында узачак

2014 елның 25 апреле, җомга

    1 Майны Яз һәм Хезмәт бәйрәме буларак  билгеләп үтәбез. Тарих төсмерен саклап калып, ул бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. 

    Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда  бар җиһан яшәрә, ямьләнә.  Быел да әлеге көнне азнакайлыларны зур  бәйрәм программасы көтә.

    Шәһәребезнең Ишкәев исемендәге ял паркында бәйрәм концерты, спорт уеннары булачак, аттракционнар эшлиячәк. Кыскасы,  гаилә белән рәхәтләнеп ял итәргә менә дигән мөмкинлек булачак.

      

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International