Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Гаилә бәйрәме белән котлады

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

     Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала.

     Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртә. Халыкара гаилә көне уңаеннан муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да азнакайлыларга үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

“...Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул  – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы.  Гаилә ныклы булса, дәүләт тә ныклы була.

    Сезгә бу күркәм бәйрәмдә чын йөрәктән иминлек, матур, тату, тигез тормыш, бәхетле көннәр телим. Гаилә учагы тормыш зилзиләләреннән саклап, үзенә тартып торсын, ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр җылы, ихтирамлы булсын!” – диелгән котлау юлламасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International