Азнакайда тагын бер шәхси йорт янган

2014 елның 16 мае, җомга

    Эссе, коры көннәрдә районда янгыннарның көчәюе күзәтелә. Язгы-җәйге янгын куркынычы зур булган чорда коры үлән яндыру сәбәпле генә дә  34 ут чыгу очрагы  теркәлгән.

    Чәршәмбегә каршы төндә Азнакай шәһәре Котовский  урамындагы шәхси йортта янә янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләрнең оста һәм тиз эш итүе нәтиҗәсендә утның тирә-юньгә таралуына юл куелмаган. 

     Уттай кызу, җилле көннәрдә янгыннардан аеруча сак булу таләп ителә.

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International