Милли бәйрәмебезгә рәхим итегез !
Хөрмәтле райондашлар!
8 нче июньдә Азнакайда халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй үткәрелә.
Башлана 10 сәгатьтә.
Бәйрәмне танылган эстрада йолдызлары якташыбыз Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, танылган “Казан” бию ансамбле, чыгышлары Азнакайдан булган яшь талантлы җырчыларыбыз, шулай ук районыбызның сәнгать осталары җырлары бизәячәк.
Программада:
- тетральләштерелгән күренеш (пролог) – 10.00 сәгатьтә
- татарча көрәш
- ат чабышлары - 12.00 сәгатьтә
- юртаклар чабышы
- туры баганага менү
- йөгерү ярышлары
- гер күтәрү
- чүлмәк вату
- кашыкка йомырка салып йөгерү
- сулы көянтә-чиләк белән йөгерү
- капчык киеп йөгерү
- зур галошлар киеп йөгерү
- төпсез капчык аша үтү ярышы
- аякларны яулык белән бәйләп парлы йөгерү
- авыш баганадан бүләк алырга менү
- капчык сугышы
- таяк тартышу
- армрестлинг (кул көрәше)
- аркан тарту
- бөртек салынган капчык ташу ярышы
- катыктан акча эзләү
- балык тоту
- үзешчәннәр концерты
- балалар өчен уеннар.
Бәйрәм 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Бу көнне сезне шулай ук 19.00 сәгатьтә Р.Ишкәев исемендәге ял паркына “Кичке сабантуй” га көтеп калабыз. Танылган эстрада йолдызларына кушылып биергә, җырлы – биюле уеннарда , конкурсларда катнашырга чакырабыз. Балаларны күңелле аттракционнар көтә. Бәйрәмгә рәхим итегез!