Эссе коры көннәрдә тирәк мамыгы янгын чыгуга җитди сәбәп булып тора. Ул кыска вакыт эчендә янып бетсә дә, ут тирә-юньдәге коры үләнгә, агач корылмаларга күчәргә мөмкин.
– Янгынны кисәтү максатыннан тирәк мамыгы күпләп җыелган урыннарга су сибеп торырга кирәк. Ата-аналар һәм тәрбиячеләр балалар белән янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмәләр оештырырга тиеш. Халыкка аеруча игътибарлы булырга, янгын турында 01 яисә кесә телефоныннан 101, 112 номерларына шалтыратып хәбәр итәргә кирәк, – ди Азнакай районы буенча дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Равил Хөсәенов.