Азнакайда 82 яшьлек әби машина астында вафат була

2014 елның 3 июне, сишәмбе

    Узган айда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 689 административ хокук бозу очрагы ачыкланган.

   Штрафлар күләме шактый артса да,  спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручылар саны кимеми.

   Май аенда 20 кеше машина йөртү таныклыгыннан “колак каккан”, автомобиль белән таныклыксыз идарә иткән 25 шофер тоткарланган, хәвефсезлек каешын эләктермәгән 130 кеше админстратив җаваплылыкка тартылган.

   31 май көнне азагы аяныч тәмамланган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. “Чери” автомобиле белән идарә итүче Мәнәвездә җәяүлеләр юлыннан чыгып барган 1932 елгы әбине таптата. Алган тән җәрәхәтләреннән каза күрүче авария урынында вафат була.

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International