Күңелләрдә ярыш рухы сүнмәгән

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

     Чәршәмбе көнне “Азнакай АФ”ның Митрәй бүлекчәсендә сабанчы-механизаторлар бәйгесе үтте.

... Көне дә килеште: алдагы көнне сыер савучылар бәйгесендә хатын-кызларның үзләре кебек үк мөлаем һәм ягымлы булса, бүген исә ир-егетләребездәй көчле, салкын җил исә. Механизаторлар майлыйсын-майлап, хәзерлек сызыгына куелган техникаларын кабат энә күзеннән үткәрәләр. Күптән күрмәгән дуслары белән кочаклашып күрешәләр, тәҗрибә уртаклашалар.

    Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин язгы кыр эшләрен тиз вакытта сыйфатлы башкарып чыккан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә һәм механизатор белгечлеге алып, өлкән абыйларына ярдәмгә килгән 120 укучыга олы рәхмәтен белдерде.

Бәйге ике этапта барды. Механизаторлар сөрү һәм туфракны өстән эшкәртүдә көч сынашты. Старт бирелүгә, берьюлы 27 трактор кузгалып китте.

    Киеренкелек көчәйгәннән-көчәйде, чөнки бирегә хуҗалыкларда беренчелекне алган иң уңган, иң булган механизаторлар җыелган иде. Бәйгедә барысы да “энә күзеннән” үткәрелә.

    Буразналар тигез ятарга, эшкәртү тирәнлеге сантиметрлап туры килергә, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре сакланырга, вакытка да сыешырга кирәк.

Әмма егетләрнең тәҗрибәсе дә, осталыгы да зур. Күпереп күтәрелгән чем-кара йомшак җир, тигез буразналар шул хакта сөйли.

   Тракторлар гөрелтесенә сагындырган, тансыклаган чалгы чыңы кушылды. Әйе, Азнакайда нинди дә булса җаваплы эшне ата-бабаларыбыздан калган матур йолалар белән башлап җибәрү традициягә әйләнде. Менә икенче ел инде печәнгә төшкәндә беренче покосларны җитәкчеләр сала. Быел тагын да остарып киткәннәр үзләре. Узган елдагы кебек покос артыннан үләннәр “сәлам биреп” тә калмый.

     Киң алдырып, төптән кырдырып чабалар. Покос аралары тап-такыр. Шулай булмыйча, жюри әгъзалары – тәҗрибәле ветеран-чалгычылар бигрәк таләпчән бит. Покос араларын сантиметрлап үлчәп, нәни ташларга кадәр тәгәрәтеп карыйлар. Төптәге иң сусыл, иң витаминлы үләнне калдырып чапсаң, таш тәгәрәми, димәк җиңүгә дә өметләнмә инде син.

    Чалгычылар бәйгесендә беренчелекне Әсәйдән Илнур Кәлимуллин алды. Стәрледән Илмир Сөнәгатов – икенче, Баланлы Бүләктән Ленар Габдрахманов – өченче урынга чыкты.

...Әнә шулай азнакайлылар бердәм булып печәнгә төште. Марсель Шәйдуллин 1-2 атна эчендә күпьеллык үләннәрне сыйлы вакытта печәнгә чабып алу бурычын куйды. Ашыгу

һәм борчылуның сәбәбедә бар. Салкынайтып җибәргән шушы ике көндә дә күктән суырып алырдай булып көткән яңгыр яумады. Синоптиклар алга таба янә эссе, коры көннәр вәгъдә итә. Миллионнар түгеп, тир түгеп чәчелгән игенкәйләр өчен җан сыкрый. Игенчеләр икмәкне саклап калу өчен булган бөтен мөмкинлекләрне: яфрактан тукландыру, эшкәртү, йомшарту... куллана. Үзара сөйләшүче механизатор егетләр дә әледән-әле: “Эх, бер яңгыр яуса иде!” – дип куя.

    Сабанчылар да, печәнчеләр дә бәйгедән соң тәмле төшке аш белән сыйлангач, кабат мәйданга җыелды. Механизаторлар өчен Сабантуй бәйрәме башланып китте. Алар гер

күтәрү, аркан тартышу, кул көрәше кебек спорт ярышларында көч сынашты. Спорт ярышлары үзешчән артистларыбызның күңеле концерт номерлары белән аралашып барды.

    Менә бәйгенең иң тантаналы минутлары җитте. Сабан белән сөрүчеләр арасында “Азнакай” АФ” ҖЧҖ нең Сарлы бүлекчәсеннән Ленар Садыйков – беренче, “Таллы Бүләк” АХҖКннан Флүр Җиһангиров – икенче, “Кәримов” КФХннан Закир Хаҗишин өченче урынны алды. Җирне каплатмыйча эшкәртү бәйгесендә исә “Закирова Л.Ә.” КФХннан Руслан Әхмәтов – беренче, “Марс”тан Радик Шәймиев – икенче, “Стәрле” ҖЧҖннән Илнур Җиһаншин исә лидерлар өчлеген япты.

 

Нәсимә Фазлыева   

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

Азнакай райСоветы фоторепортажын карарга >>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International