29-30 май көннәрендә Марсель Шәйдуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация составында эшлекле визит белән Төркиянең Мерсин провинциясендә булды.
Татарстан делегациясе составында шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һ.б. бар иде.
Эш визиты кысаларында делегация әгъзалары ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр, Татарстан-Төркия эшлекле форумында катнаштылар, Тарсустагы “Азнакай” паркында булып, агачлар утырттылар, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган истәлекле ташка чәчәкләр салдылар.
Делегация вәкилләре “Ашут Файбергласс” пыяла җепселләреннән торбалар җитештерү заводында да булды. Компания энергетика компанияләре, нефть тармагы ихтыяҗлары өчен торбалар җитештерә.
Аннары алар “Шишеҗам” компаниясе эшчәнлеге белән танышты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Бу – пыяла сәнәгате өлкәсендә Төркиядә беренче холдинг.
Бүген завод йорт хуҗалыгы өчен пыяла савыт-саба, пыяла тартмалар, тасма һәм химик пыяла җитештерә. Татарстан-Төркия эшлекле форумы кысаларында Татарстан белән Төркия арасында берничә килешү имзаланды.
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
http://president.tatarstan.ru/news/2014/5
Марсель Бадыкшин фоторепортажын карарга >>>