Районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин килде.
Ул район эчке эшләр бүлегендә булып, шәхси состав белән очрашты, аларга бурычлар билгеләде. Төп бинадагы төзелеш эшләрен карап, аннан канәгать калуын белдерде.
Министр шулай ук Солтангалиев урамы, 25 йорттагы җәмәгать тәртибен саклау пунктында халыкны кабул итү шартлары белән танышты, Актүбә бүлекчәсендә булды.
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html