Май ае хокук сакчылары өчен иң тыныч булмаган айларның берсе булды: 35 җинаять теркәлгән. Аларның күбесе чит кеше милкенә кул сузу белән бәйле.
Хакимият вәкилен мыскыл итү, көч куллану, 16 яше тулмаган бала белән җенси мөнәсәбәткә керү очрагы да бар. 27 май көнне Солтангалиев урамындагы бер бинада законсыз эшчәнлек алып барган уен салоны ябылган.
Комарлы уеннарны оештыручы ханым административ җаваплылыкка тартылган.
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html