Азнакайның “Фантазия” ансамбленә Татарстан Премьер-министры дәүләт степендиясе тапшырды

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

     Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлары белән куандыруларын дәвам итә.

    “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе үткәргән “Җырлы-моңлы балачак” республика халыкара телефестивале лауреатлары арасында Азнакай сәнгать мәктәбе укучысы Динарис Бәширов та (укытучысы – Розалия Хәбибуллина) бар.

      Бәйгедә 500дән артык бала катнашкан.  Динарис Бәшировка танылган артист Рәсим Низамов белән берлектә “Җырлыйм туган якта” җыры белән гала-концертта катнашу бәхете елмайды.

     Шулай ук Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан “Фантазия” ансамбленә (җитәкчесе – Эльвира Шәйхуллина) Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков махсус дәүләт степендиясе тапшырды.

     Бу бүләкккә коллектив “Йолдызлык-2014” фестивалендә беренче урынны яулаган өчен лаек булды.

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International