Районда балаларның ялын файдалы итеп оештыруга зур игътибар бирелә. Июнь башында “Каенкай” һәм “Бөркеткәй” лагерьлары беренче сменага балаларны кабул итте.
Тиздән “Кояшкай” лагеры үз ишекләрен ачачак. Шушы көннәрдә аз тәэмин ителгән, социаль имин булмаган гаиләләрдән 20 бала Бөгелмәнең Губин исемендәге сәламәтләндерү лагерына китте.
Җирле санаторий да июнь ахырларында шул ук күләмдә балаларны кабул итәргә әзерләнә.
ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html