Азнакайның Ленин урамындагы баганаларны чәчәкле кәрҗиннәр бизәде

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

     Сабантуй бәйрәмен шәһәребез матурланып һәм төзекләнеп каршылый: Ленин, Пушкин, Хәсәншина урамнарында яңа асфальт юллар түшәлде, Тарсус паркында һәм Солтангалиев урамындагы 29, 29 А йортлар территориясендә тротуарларны ремонтлау башланды.

    Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе юл кырларына, клумбаларга 42 меңләп чәчәк үсентеләре утыртты.

    Тагын бер яңалык – Ленин урамындагы баганаларны да чәчәкле кәрҗиннәр бизи.

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International