Азнакайда наркотик матдәле үсемлекләр үстерелгән урыннар ачыкланмаган

2014 елның 6 июне, җомга

    Татарстанда, шул исәптән районыбызда да наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш кысаларында “Мәк” операциясе старт алды.

   Аның беренче этабы 21 майдан 31 июльгә кадәр барачак.  Узган ел әлеге чара барышында районда 18 наркотик матдәле үсемлекләр үстерелгән урын (175,1 кв.метр мәйданда) ачыкланган иде.

    4 кеше җинаять җаваплылыгына тартылды.

   Быел әлегә андый үсемлекле урыннар булуы ачыкланмаган, профилактика эшләре алып барыла, рейдлар оештырыла.

   

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International