Азнакай экологлары кичә һөнәри бәйрәмнәрен каршыладылар

2014 елның 6 июне, җомга

      Бөтен илнең профессиональ экологлары һәм иҗтимагый экологик оешмалары ел саен 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көнен билгеләп үтә. Россиядә бу көн Эколог көне буларак игълан ителгән. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин экологларга үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

    “Соңгы елларда экология хәрәкәтенең массакүләм колач алуы, иң югары сәяси дәрәҗәдә хуплануы сөенечле. Безнең районда элек-электән әйләнә-тирә мохитне саклауга югары игътибар бирелә. Эшчәнлекләре әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле булган һәм табигатебезнең чисталыгы өчен бар күңелләрен бирүче хезмәткәрләрне Экологлар һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән тәбрик итәм. Игелекле эшегез өчен олы рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз», – диелгән котлау юлламасында.

 

 

ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International