Азнакайда бу атна яңгырлы булырга вәгъдә итә

2014 елның 11 июне, чәршәмбе

      Бүген Азнакайда кызу һәм җилле көн, иң югары температура +28 градус.

      9-13 июньдә Азнакайда яшенле яңгырлар узачак, көндезге температуралар +14 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе.

      Татарстанның кайбер районнарында боз явуы һәм җилнең секундына 15 метр тизлектә исүе ихтимал.

     19 июньдә, синоптикларның алдан ясаган фарызлавы буенча, явым-төшемнәр туктаячак.

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International