Грант откан Азнакай укытучылары мәгариф проектларын тормышка ашырулары турында хисап тота

2014 елның 11 июне, чәршәмбе

     “Безнең иң яхшы укытучы-2013” бәйгесендә җиңеп, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантын откан укытучыларны гамәви тыңлаулар башланды.

      Узган ел әлеге мәртәбәле бүләккә районыбызда 55 педагог лаек булды. Грант алу шартнамәсе буенча, алар хәзер мәгариф проектларын тормышка ашырулары – олимпиадаларда, конкурсларда җиңүчеләр әзерләү, методик берләшмә, тәҗрибә эшчәнлеге белән җитәкчелек итү, укыту-методик әсбаплар төзү турында хисап тоталар. 

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International