Азнакай-Ютазы юлында “ГАЗ-270710” машинасында зур тизлек белән килгән берәү, куркынычсыз аралыкны саклый алмый, алда барган “МТЗ-80” тракторы арбасына килеп бәрелә.
Әлеге юл һәлакәтендә җиңел машина хуҗасы да, аның пассажиры да авыр тән җәрәхәтләре алып, һәлак була. 31 май – 9 июнь көннәрендә генә дә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата 186 беркетмә төзелә.
4 исерек шофер, машина йөртү хокукы булмаган 3 кеше тоткарлана, балаларны махсус креслосыз йөртүнең 8 факты ачыкланган. Әлбәттә, аларның барсы да административ җаваплылыкка тартыла, ә штрафлар, үзегез беләсез, саллы.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html