Азнакайда предприятиеләрнең караучысыз калдырылган техникасыннан ягулык урлау фактлары арткан

2014 елның 16 июне, дүшәмбе

    “Начар яткан” әйбергә тиз хуҗа табылуын яхшы белсәк тә, игътибарсызлык күрсәтәбез шул.

     Соңгы вакытта оешма-предприятиеләрнең  караучысыз калдырылган техникасыннан ягулык урлау фактлары арткан. Әйтик, 4 июнь көнне "Елховлес” җәмгыятенең кусттагы насос станциясендәге тракторлардан 4 аккумулятор һәм 190 литр дизель ягулык урлап китәләр.

     Бу очрак башкаларга сабак булсын иде.

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International