Ялан-кырларда, яздан туфракта тупланып калган дымнан шифа алып, яшел үлән калкып килә. Борын-борыннан июньнең шушы көннәрендә печәннең беренче катына төшелгән. Быел әлегәчә җиргә яңгырның соңрак явуына карамастан, печән өстен бигрәк тә башлар вакыт. Югыйсә, әлегә сусыл, сыйфатлы үләннән дә коры калуыбыз ихтимал. Шуңа да кояш нуры белән бергә авылда чалгы кайрар, болынны тутырып, чокыр-чакырларда, техника керә алмаслык урыннарда киерелеп печән чабар чак.
Лаеклы ялдагы хөрмәтле ветераннарыбыз, азнакайлылар! Элек-электән килгән матур гадәт-йолабыз буенча быел да авыл халкына печән, терлек азыгы әзерләүдә ярдәмгә килик! Бары тик җиткелекле азык булганда гына авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә, шәхси хуҗалыкларда да мал санын саклап калып, аны арттырып була, әнә шуны истән чыгармыйк. Ә бит гомер-гомергә ихатадагы сыер яшәү чыганагы булып торган. Әйдәгез, барыбыз да кулларга чалгы алып, печәнгә төшик! Авыл халкына безнең ярдәм кирәк!
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html