Бергә тормыш җиңелрәк

2014 елның 16 июне, дүшәмбе

     Тормыш юлын узганда яныңда ныклы терәк булса, җырдагыча, авырлыкларны күтәрүе күпкә җиңелрәк, яшәве дә күңеллерәк. Мәнәвез бистәсеннән Фәһимә һәм Мөбарәк Хәсәншиннар әнә шулай алтмыш ел бер җан булып тату гомер кичерәләр.

     Фәһимә апа өч дистә елдан артык 4 нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан, РСФСР халык мәгарифе отличнигы. Бөек Ватан сугышы ветераны Мөбарәк ага хезмәт юлын Ютазы районы комсомол комитеты секретаре булып башлый. Озак еллар партия органнарында җитәкче урыннарда эшли, «Почет Билгесе» ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. Азнакайлылар аны халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү идарәсе начальнигы буларак яхшы хәтерли.

      Икесе дә авылда туып үскән: Мөбарәк ага – Бәйрәкәнеке, Фәһимә апа Балык Бистәсе районы Олы Әшнәктән. Шуңа күрә җиргә тартылалар, лаеклы ялга чыккач, Мәнәвездә йорт бетереп керәләр. Биредәге алма агачларына, купшы чәчәкләргә сокланмый мөмкин

түгел. Умарта тотып, мал-туар, кош-корт асрап, тынгы белми яшиләр. Буш вакытларында бергәләп баянда, тальянда, мандолина һәм скрипкада уйнап, татар һәм рус җырларын башкаралар, үзләре дә иҗат итәләр. Бабасының бер җыры белән оныклары Аяз Газизов “Сандугачым” вокалчылар конкурсында гран-при ота, Төркиянең Айдын шәһәрендә халы- кара сәхнәдә дә чыгыш ясый.

     Оныклар дигәннән, аларның барысы да музыкаль инструментта уйный белә. Төрле шәһәрләрдә сибелеп яшәүче җидесен дә әби-бабай йорты магниттай тарта. Бабалары аларга тулы бер спорткомплекс ясап куйган. Кечкенәдән хезмәткә дә өйрәтеп үстерәләр.

– Әти белән әни – тормышка гашыйк, бик актив, тырыш, киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр. Безнең өчен яшәү өлгесе булып торалар. Гаилә традицияләрен без дә дәвам итәргә тырышабыз, – ди кызлары Гөлнур Готовяхина.

     Алар апасы Наилә белән әнисе юлын сайлаганнар, педагоглар. Уртанчылары Илнур – һөнәре буенча программист, Яр Чаллыда компьютер салоны директоры.

    Олы яшьтә булсалар да, Фәһимә апа белән Мөбарәк ага чит илләргә сәяхәт кылудан да куркып тормыйлар.

– Балалар 80 яшьлек юбилейга – Египетка, 85 яшебезгә Төркиягә юллама бүләк иттеләр.  Дөнья күреп, рәхәтләнеп ял иттек. Бер-беребездән дә, балалардан да уңдык, Аллага шөкер, – ди бәхетле пар.

    Мөбарәк ага армиягә 1944 елның декабрендә, 17 яшендә үк алына. Германиянең Кенигсберг шәһәрен фашистлардан тәмам азат итеп, биредә урта белем алып, тугыз елдан соң гына туган якларына әйләнеп кайта. Моннан биш еллар элек исә улы аны шул юллар буйлап урата.

    Ә гаилә татулыгы һәм бөтенлеге серен алар бер-береңә юл куя белүдә, аңлашып яшәүдә күрәләр.

– Казан педагогия институтын тәмамлагач, мине Бәйрәкәгә эшкә билгеләделәр, мәктәпнең комсомол оешмасы секретаре итеп тә куйдылар. Ә Мөбарәк район комсомол комитет секретаре иде. Шунда танышып табыштык, – дип искә ала Фәһимә апа.

– Тормышта табак-савыт шалтырамый тормый анысы. Безнең дә үпкәләшкән чаклар да булды, әмма тиз татулаша идек. Ирем партия мәктәбендә укыганда 3 бала белән ялгыз да калгаладым, ашарга ипигә интеккән чорлар булды, зарланмадым. Хәзерге хатын-кызлар

баш бирмәскә ярата, нәфислекләрен җуймасыннар иде.

    Гаилә бәхетенең сере, баксаң, әнә шулай гади генә икән, ләкин аңа ирешү өчен тирән акыл һәм бик тә сабырлык кирәк.

 

 

Резеда ШӘРИПОВА

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International