Төркиянең Эрджийес дәүләт университетында (Кайсери шәһәре) укучы сеңлем Гөлназның Истанбулдан шалтыратуын дүрт күз белән көттем. Ниһаять, телефонда ул: “Гүзәл апам, гран-при!” – ди. “Афәрин! Авызыңа бал да май!”– дидем. Төркиянең төрле шәһәрләрендә укучы татар студентлары арасында быел беренче тапкыр уздырылучы “Татар кызы-2014 Төркия” бәйгесенең мин алдан ук гоманлаган нәтиҗәсе иде бу.
Гөлназның мөмкинлекләрен, тырышлыгын белгәнгәме, аның өчен әлләни борчылмадым да. Ни дисәң дә, инглиз, төрек, гарәп телләрен белүе өстенә, үзебезнең ана телендә дә камил сөйләшә, аек фикерли торган кеше ул. Югалып калмас, дидем. 2010 елда Казанның 4 нче татар-төрек лицееның 10 нчы сыйныфында укыганда Камал театрында узган “Татар кызы” шәһәр бәйгесендә дә гран-при яулаган иде Гөлназ. Бу чараның мәгънәсен, максатын ошаттым. Татар студентларын бергә туплау, очраштыру, аралаштыру өчен эшләгәннәр моны.
– Иртәгә бәйге дигән көнне Төркиянең төрле шәһәрләрендә укучы егетләр, кызлар Истанбулның Солтан Әхмәт мәчете янына җыелдык. Көне буе тарихи, истәлекле урыннары белән танышып йөрдек. Бергә-бергә Татар йортында, Солтан Әхмәт мәчетендә, Панорамада, Миниатюркта тагын әллә кайларда булдык, – ди Гөлназ.
Сеңлемнең 6 минутлык визиткасы (үзең белән таныштыру) һәм Марсель Галиевнең “Кайту” җырына эшләнгән видеорәтләре бик матур килеп чыкты. Андагы безнең Чатыр тавы, Болгар күренешләре, кылганнар үзе генә дә ни тора. Аны Азнакайдан оператор, үз эшенең остасы Рамил Исламов белән минутын-минутка чутлап эшләделәр.
Жюри рәисе, Бөтендөнья хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова: “Гөлназ Төркия белән Татарстанны бер дәрәҗәдә бәйләп (Садри Максуди, Йосыф Акчура, Гаяз Исхакыйлар исемен йөрткән урамнар, Истамбулдагы Тукай һәйкәле һ.б.) алып бара алды.
Ул монда якташы, халык шагыйре Марсель Галиевне генә түгел, Чатыр тауларына кадәр алып килде”, – дигән. Һәрхәлдә Гөлназ буш сүз сөйләмәде. Аның күрсәтер, сөйләр әйберсе бар: бер кочак дипломнар, медальләр, видеоархив... Халыкара төрек олимпиадасыннан да (Төркия, 2009 ел) алтын медаль белән кайтты. Азнакайда Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Шәрифуллина җитәкчелегендәге “Бәхет” вокаль ансамблендә җырлап йөргән чаклары үзе бер бәхет булган. Төркиянең дә Анкара, Истанбул, Кайсери, Кастамону, Тарсус, Эрзурум кебек шәһәрләренең зур-зур сәхнәләрендә чыгыш ясаганы бар. Хәйрия концертларына да гел чакырып торалар. Ә Казанда җырлаганын ошатып, клип төшерергә тәкъдим иттеләр. Ничек риза булмасын – булды!
Соңгы вакытта Гөлназ шәмаил, тугра, каллиграфик композиция кебек гарәби язу белән мәшгуль. Эшләре Белоруссиядә халыкара күргәзмәдә, “Шәһри Казан” редакциясенең галереясында, Азнакайда узган төбәккүргәзмәсендә катнашты. Хәзер исә алар Казанда үзе укыган мәктәптә эленеп тора. Истанбулның Али Әмири мәдәни мәркәзендә студентларның «Ягымлы яз» фестивале кысаларында да шәхси күргәзмәсен оештырды. Октябрь аенда Казанның Кол Шәриф мәчетендә яшь каллиграфларның күргәзмәсе булачак. Анда да чакырулы.
“Татар кызы” бәйгесенең матур бер бизәге булып калырдай тагын бер әйберне әйтеп китмәсәм, дөрес булмас. Ул да булса, Истанбулда узачак “Татар кызы” бәйгесенә Азнакай хакимиятеннән күчтәнәч итеп җибәрелгән татар курчагы. Моның өчен Марсель Шәйдуллинга, Айдар Хәлиуллинга бик рәхмәтлебез. Татар кызы курчагы чын-чынлап үз эшен эшләгән. Бара торгач, алар Гөлназ белән икәүләп аш-су сюжетының төп героена әверелә. Гөлназ да шундый ук ал күлмәк, шундый ук чигүле алъяпкыч, ак яулык бәйләп куя. Пардан киенгән ике кыз сюжет буе, ягъни урама әзер булганчы кухняда бергә кайнаша. Ул өй эше буларак сәхнәдә монитордан күрсәтелә. Моның белән генә бетми, “экраннан чыгып” әзер ураманы жюрига кадәр озата да төшә курчак. Азнакайның татар кызы курчагы, хәзер Истанбулның татар йортында торачак ди.
Гүзәл Исмәгыйлева
.jpg)
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html