Самолетларны якын җибәрмәдек

2014 елның 17 июне, сишәмбе

     “Азнакайнефть” идарәсенең сугыш һәм хезмәт ветераны Николай Григорьевич Иванов Оренбург өлкәсенең Северное районы Садовка авылында крестьян гаиләсендә 1925 елның 14 декабрендә дөньяга килә. Шунда үсә. Сугыш башлангач, яшьли колхозда эшли. Унсигез яше тулу белән, 1943 ел башында, армиягә чакырыла. Ул башта Башкортстанның Алкино тимер юл станциясеннән ерак түгел оешкан саперлар хәзерләүче ротага эләгә.

     Сталинград фронтын ныгыту өчен җибәрелгән артиллерия частьлары килеп урнаша башлагач, дислокация өчен урын кирәк булу сәбәпле, аларны Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл бистәсендә оеша башлаган артиллерия частена күчерәләр. Анда Николай беренче тапкыр “четырехсотка” тупларын күреп шакката. Чыннан да гайрәтле була ул “зенитка” дип аталган корал. Бәхетенә, какча гәүдәле Николайга аның авыр снарядларын күтәреп йөрү насыйп булмый. Командирлары да шундыйрак фикердә булганнардыр күрәсең, аны батареяга радист итеп билгелиләр. Сталинград янында фашистлар тар-мар ителгәч, аларның ротасы күптән түгел безнең сугышчылар оборона тоткан землянкаларга килеп урнашалар. Шунда ротаның яртысы диярлек, шул исәптән Николай да, малярия белән авырый башлый. Чирле солдатларны Пенза госпиталенә озаталар. Нык борчыла моңа егет: немецларны куа башлагач кына шулай авырып кит әле?!

    Госпитальдән терелеп кайтуга аны җиңел артиллерияга – зенит туплары частена билгелиләр. Инде фронтка китәм дигәндә генә, малярия кабат “эзләп таба” аны. Савыгып чыгуга, фронттан ялга, сугышчылар белән тулыландыруга җибәрелгән артиллерия дивизиясенә радист булып урнашуга ирешә.

      1944 елның маенда полкны Украинаның Миргород шәһәренә күчерәләр. Биредә алар фашист самолетларыннан хәрби аэродромны саклыйлар.

 Безнең бурыч – самолетларны каршы алу һәм сугышчан заданиегә озатудан гыйбарәт иде, – дип искә ала Николай Григорьевич ул көннәрне. – Самолетларына очучылар үзләре ягулык сала, үзләре бомба, патроннар төйиләр дә, һавага күтәреләләр. Яудан соң безнең аэродромга түгел, үзләренең диңгез уртасындагы утраудагы базаларына кайталар. Анда яңадан сугыш кирәк-ярагын төяп, куелган заданиеләрен үтәгәннән соң, кабат безнең аэродромга төшәләр. Өч көн саен шулай кабатланып торды. Бервакыт немецларның зур гына бер төркем самолеты аэродромны бомбага тотарга дип килде. Әмма безнең илледән артык 85мм лы зенит туплары ата башлауга, аэродром тирәли әйләнгәләп очтылар-очтылар да, бомбаларын теләсә кая ташлап, кайтып киттеләр. Бер фашист самолетын да үткәрмәдек, аэродромга бер генә бомба да төшмәде.

     1944 елның декабрендә Николай хезмәт иткән дивизияне, туплары белән бергә эшелонга төяп, өч союздаш ил җитәкчесе очрашачак Кырымны сакларга җибәрәләр. Гаҗәеп җаваплы миссия була ул. Шулай да барысы да яхшы уза. Дивизияләрен дә бүтән күчереп йөртмиләр. Җиңү көнен дә шунда каршы ала.

    1948 елның мартында, артиллерия полкы таркалганнан соң, демобилизацияләнгән солдат туган авылына кайта. Колхозда бераз эшләгәч, Бөгелмәгә килеп, 70 нче төзелеш идарәсенә эшкә керә. Башта Миннебай, Лениногорск мәйданнарында газ җыю резервуарлары, компрессор станцияләре төзүдә, илленче еллар ахырында Азнакай НПСы, ЦКППНны төзүдә катша. Бөгелмәдән килеп эшләп йөрмәс өчен, тиз арада 16 эшчегә Азнакайдан фатир бүлеп бирелә. Шулай итеп бүген дә яшәгән фатирын Николай Григорьевич 1960 елда ук ала. Шул чорда 6 нчы, 8 нче компрессор станцияләрен, Яшләү товар паркын төзүдә катнаша.

     1970 елда ул «Азнакайнефть» идарәсенең нефтьне хәзерләү һәм кудыру цехына эретеп ябыштыручы булып күчә һәм анда 1980 елга, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр, эшли. Бүгенге көндә ул, ветераннарга гына хас тыйнаклык белән, ялгызы гына яшәп ята. “Бердәнбер улым Карелиядә яши, оныкларым, оныкчыкларым бар. Җәй көне бер айга яныма кайтып, торып китәләр. Кирәк чакта мөрәҗәгать итәргә эшләп чыккан коллективым бар, алар ярдәмнән ташламыйлар, рәхмәт яусын”, – ди ветеран.

 

 

Нәфис ӘХМӘТ, автор фотосы 

 

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International