Давыл Азнакайның Мөслим авылында күп кенә корылмаларга зыян салган

2014 елның 17 июне, сишәмбе

     Көтеп алган яңгырларга куансак та, көчле җил һәм яшенле яңгырлар күңелгә шом сала. Узган атнада  чәршәмбе көнне кичен давыл Мөслим авылында күп кенә корылмаларга зыян салырга өлгерде.

     МЧСның Азнакай бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча гарасат  авылда электрүткәргеч линияләрне өзгән, бер торак йортның түбәсен алып ташлаган, икенче хуҗалыкта койманы җимергән, “Кәримов Ф.” һәм “Закирова Л.” хуҗалыкларындагы фермаларның да түбә калае һәм шиферларын куптарган.

     Боларның барысы да бик тиз, санаулы минутлар эчендә  башкарылган.

     Азнакай районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов дүшәмбе киңәшмәсендә көчле җил аркасында Мөслим авылында зыян күрүчеләргә ярдәм оештырылачагын әйтте.

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International