Узган атна вакыйгаларга һәм бәйрәмнәргә бай булды. Уразай, Буралы, Октябрь Бүләк, Әгерҗе авылларында Сабантуйлары узды.
Шулай ук азнакайлылар зур мәдәни программа белән Белоруссиянең Ивье шәһәренә һәм Чиләбе өлкәсенә бәйрәмгә барды, биредә Сабантуй уздырышты.
Җирле яшәүчеләр мәдәният хезмәткәрләренә тирән рәхмәтләрен белдерделәр, азнакайлыларны бик җылы кабул итүләре хакында әйттеләр.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html