Азнакайда иртә йөклелек темасына сөйләшү узды

2014 елның 17 июне, сишәмбе

    Яңа туган балаларыннан баш тартучы аналар бар. Гадәттә андый балалар уртак мәхәббәт җимеше түгел, ә очраклы мөнәсәбәтләр аркасында дөньяга килгән була.

   “Өмет” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре әлеге юнәлештә профилактика буенча программа эшләделәр. Аның кысаларында ведомствоара патронажда торучы әниләр һәм аларның кызлары белән иртә йөклелек һәм балигъ булмаганнарга карата каты мөгамәлә темасына сөйләшү уздырдылар.

    Җәйге каникул чорында яшүсмерләр күп вакытларын урамда төрле компанияләрдә үткәрүчән, гадәттә анда өлкән ир-егетләр дә була.

    Белгечләр җенси көчләү корбаны булудан ничек сакланырга кирәклеген аңлаттылар, әниләргә кызларына игътибарлы булырга, аларны һәрчак күз уңында тотарга киңәш бирделәр.


Раушания Гайфиева

 

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International