Азнакайда хәрби өйрәнүләрдә 21 мәктәптән укучылар һәм политехник техникумы студентлары катнашты

2014 елның 18 июне, чәршәмбе

    Азнакайның Чемодур авыл биләмәсе җирлегендәге Алферовка авылы янәшәсендә район мәктәпләренең 10 нчы сыйныф егетләре кыр шартларында хәрби өйрәнүләр үтте.

Анда 21 мәктәптән укучылар һәм Лениногорск политехник техникумы филиалыннан 208  студент катнашты.

   Өйрәнүләрне 31 хәрби хезмәт нигезләрен укытучы, әфган сугышын узган запастагы  5 сержант һәм офицерлар үткәрде.

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International