«Ак калфак» иҗтимагый оешмасы һәм
«Бердәм Россия» сәяси партиясе Азнакай җирле бүлеге башлангычында
Һәр сабый дөньяга үз бәхете белән туа диләр. Азнакай шәһәрендә яшәүче Вафиннар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән кечкенә Данис та әле үзен бәхетле сизә, әмма авыру нәниләрне дә кызганып тормый шул: Данис каты авырый, ул ашыгыч рәвештә дәваланырга тиеш.
Заманча югары дәрәҗәдәге клиникада бер дәвалану курсы узу өчен 2360 €(~100 мең сум) таләп ителә.
Бу гаиләгә ярдәм йөзеннән 24 нче июнь көнне Азнакай шәһәре Мәдәният Сараенда Хәйрия концерты оештырыла. Концерт үткәрүдән кергән барлык сумма Вафин Даниска дәвалану узу максатына оештырылган хәйрия фондына күчереләчәк.
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле әти-әниләр! Әйдәгез бергәләшеп Вафин Данис Рамил улына бу мөмкинлекне булдырыйк! Ул да барлык сәламәт балалар кебек уйный- йөгрә алсын, сәламәт булып үсеп, әти-әнисенә бәхет-шатлык китерсен!
Изгелек җирдә ятмый, һәркайсыбызга меңе белән әйләнеп кайтыр!