Азнакайда шәфкать ияләренең бәйрәм чарасы 20 июнь көненә билгеләнгән

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

    Һәр елны июнь уртасында медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Районыбызда шәфкать ияләренең бәйрәм чарасы 20 июнь көненә билгеләнгән.

    Шул уңайдан район башлыгы Марсель Шәйдуллин районның барлык медицина хезмәткәрләренә тәбрикләвен юллый һәм аларга авыр, җаваплы, бер үк вакытта абруйлы да, хөрмәтле дә хезмәтләрендә уңышлар, сабырлык, һәрбарчасына сихәтлек, җан тынычлыгы, гаилә бәхете теләп кала.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International