Азнакайда ишек төбеннән ике машина урланган

2014 елның 20 июне, җомга

      Оператив хәлгә күзәтү ясап, Россия эчке эшләр министрлыгының Азнакай бүлеге начальнигы Илдар Шакиров узган атнада дүрт җинаять кылынганлыгын, шуның өчесе ачыклануын әйтте.

     Ишек төбеннән ике машина урланган, алар хуҗаларына кайтарылган. Угрылардан тимер капкалар да саклый алмый: “Юлдаш” ширкәтендә гараж ишеген кисеп кергәннәр.

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International