Азнакайда “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы төзелде

2014 елның 20 июне, җомга

     Бүгенге көнгә районыбызда 68 иҗтимагый оешма эшләп килә. Шушы көннәрдә алар янә бергә артты: “Ак калфак” татар хатын-кызларының Азнакай иҗтимагый оешмасы төзелде.

     Оешма советы 20 кешедән тора, аның рәисе – Эльвира Галиева.

    “Ак калфак” үзенең төп максатын татар халкының милли гореф-гадәтләрен яңарту, үстерү, гаиләләрнең ныклыгын, татулыгын арттыру, балаларыбызны әби-бабайларның яхшы үрнәгендә тәрбияләү кебек юнәлешләрдә эшчәнлек алып баруда күрә.

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International