Азнакай көрәшчеләре авылларның үз батырларын үстерү кирәк дип саный

2014 елның 23 июне, дүшәмбе

     Татшуган авылы Сабан туенда баш батыр булып калган отставкадагы майор Рәйхан Асылов үзенә бүләк ителгән тәкәне мәйданда ук, әти-әнисе рухына багышлап, мәчет файдасына тапшырды.

    Шушы авыл егете ул. 1972 елдан бирле көрәшә. Үзе эшләп лаеклы ялга чыккан Азнакай эчке эшләр бүлеге бәйгеләрендә дә берничә мәртәбә баш батыр булды.

– Авыл Сабантуйларында күпчелек читтән килүчеләр бил алышканга көяләнәм мин. Менә быел, мәсәлән, алты батырның нибары икесе Татшуганнан иде. Һәр авылның үз батыры булырга тиеш дип уйлыйм. Үз авылы данын якларлык яшьләр үстерергә кирәк безгә, – ди көрәшче ветеран.

 

Редакция фотосы Азнакайның Әлкәй авылында узган Сабантуй батыры

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International