Бердәм дәүләт имтиханнары тәмам. Мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, имтиханнар районда кимчелекләрсез узган. Рус теленнән – 1, математикадан 8 укучыга кабаттан тапшырырга туры килгән. Укучылар кулларына өлгергәнлек аттестатларын бүген 23 июньдә чыгарылыш кичәсендә алачаклар.
Бу көнне Татарстан мәйданында сәг.20.00 алар өчен бәйрәм тантанасы оештырыла, анда мәктәпне бары тик “5”легә генә тәмамлаучы 34 укучыга муниципаль район башлыгы гранты да тапшырылачак.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html