29 июнь көнне Азнакай районының барлык авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдумнар үтте.

2014 елның 2 июле, чәршәмбе

    29 июнь көнне Азнакай районының барлык авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдумнар үтте. Аларда халык зур активлык күрсәтте. Халыктан әлеге  салым җыюга  мөнәсәбәтләре белән кызыксынып, районыбыз авылларында яшәүчеләргә мөрәҗәгать иттек һәм менә шундый фикерләр ишеттек:

    Альбина Мөхәррәмова, Кәкре Елга авылы, бюджет өлкәсе хезмәткәре:

– Тарихка күз салсак, борын-борыннан авыл җыеннары үткәреп, шул җирлекнең яшәеш мәсьәләләренә кагылышлы проблемаларны әби-бабайларыбыз бергәләп хәл иткән. Аның кабаттан яңаруы бик яхшы. Үз ихатаңда да бит әле генә берсен төзеп куясың, инде икенчесе искереп килә, шулай итеп, хуҗа туктаусыз хәрәкәттә, һәр елны ниндидер зур эш планлаштырып яши. Авылда да суы да, юллары да – һәммәсе үзебез өчен кирәк. 200 тәңкә зур акча мени  инде ул хәзер. Ил төкерсә – күл була дигәндәй, аңа хөкүмәттән дә өстәлгәч, әкренләп шулай авылны яшәтү, матурлау, төзекләндерү дәвам итсә, ул таркалмас та, юкка да чыкмас.

     Нәсимә Хөснетдинова, Мәнәвез авылы:

– Без, авылда яшәүчеләр белән бу хакта сөйләшкәндә башта салым суммасын 350 итсәк дип фикерләшеп, урамыбыз белән аңа риза идек. Хәзер ул район күләмендә һәркемнән 200 сум итеп билгеләнгән дип ишеттек.  Авылның социаль үсеше өчен ничә сум билгеләнсә дә акча җәл түгел, елга бер генә җыела торган салым бит ул. Машинада йөргәндә юлның тигез булуын яратабыз. Суга да кытлык булмасын. Хәер, нигә генә тотылса да, үзебезнең яшәеш өчен.

     Зөлхәбирә Миңнегалиева, Чубар Абдул авылы пенсионеры:

– Безнең аскы урамның юлы начар. Авылда су кертү эшләре дә бара. Һәр кешедән җыелган 200 сум гына бик аз булыр иде, дәүләттән дә өстәлгәч әйбәт инде. Авылны матур да, чиста да итеп күрәсе килә. Аллага шөкер, пенсия алып торабыз, тормышлар бер дә начар түгел.

 

 

Лиза Нурлыева

    

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International