Мөмкинлекләр чикләнергә тиеш түгел. Инвалидлар өчен шартлар булдыру, җәмәгать урыннарында хәрәкәт итүне уңайлырак итү максатыннан Россиядә һәм Татарстанда махсус программалар эшли.
Быел шәһәребезнең 2 һәм 7 нче мәктәпләре “Уңайлы мохит” программасына керде. Әлеге белем бирү йортларында пандуслар куела башлады. Бу максатларга 5 млн 572 мең сум акча бирелгән.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html