Азнакай мәгариф идарәсе узган уку елында республика бәйгеләрендә актив катнашып, 3 млн 200 мең сумлык грант отты. Җиңүчеләр арасында 6 нчы “Йолдызчык” балалар бакчасы да бар.
Алар “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсында (ике теллелекне тормышка ашыру программасы буенча) 1 млн сумга ия булдылар. Аның 500 мең сумы – ремонтка, калган яртысы җиһазландыруга тотылачак.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html