Азнакайлыларны 12 июльдә 18.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында татар эстрадасы йолдызлары катнашында күңелле бәйрәм көтә.
Биредә шулай ук яшьләр лидерларын бүләкләү тантанасы да булачак.
Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расых Шәкуровның 2014 елның 7 июльдәге 169нчы боерыгы нигезендә Азнакайда Яшьләр көнен бәйрәм итү вакытында, ягъни 12 июльдә, халык күп җыелган урыннарда алкоголь продукциясе һәм пиво сату буенча чикләнүләр кертелә.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html