Азнакайның Илбәк авылында мәчет ачу тантанасына Казаннан да кунаклар килгән

2014 елның 8 июле, сишәмбе

      Азнакайның Илбәк авылы урамнары 27 июньдә бәйрәм төсен алды. Казаннан, районнан, күрше-тирә авыллардан килгән мөхтәрәм кунаклар, авылның яше-карты әйләнә-тирәгә иман нуры сибеп торучы һәм уңайлы итеп эшләнгән мәчет бинасы янына җыелды.

     261 еллык тарихы булган, күренекле мәгърифәтче, фән эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдин якты эз калдырган, Советлар Союзы Герое Әкрам Вәлиев белән данлыклы, искиткеч гүзәл табигатьле Илбәк авылын тагын да ямьләндереп яңа иман йорты калкыды.

    Билгеле, мәчет салу – зур чыгымнар сорый торган катлаулы хезмәт. Бу изге эшне башкарып чыгуны үз өстенә алган “Азнакай” агрофирмасы һәм “Әсәй” крестьян–фермерлык хуҗалылгы җитәкчеләре И.Мөслимов һәм Ә.Кәлимуллинга Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин мәчет төзелешенә зур өлеш керткәннәре өчен Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

– Авылда мәчет булдыруны сорап, ак сакаллы бабайларыбыз мөрәҗәгать иткән иде, шуннан ниятләп тотындык, – диде район Советы депутаты  И.Мөслимов.

     Республикабыз башкаласыннан килгән мәртәбәле кунаклар – Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Әзһәр Шакиров, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, көнчыгыш төбәге казые Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов яңа мәчет Илбәк халкы өчен рухи, әхлакый үсеш үзәгенә әйләнер дигән теләктә калдылар.

     Илбәкнең мөхтәрәм кешесе, укытучы, китапханәче булып эшләгән А.Билалова әлеге тантана уңаеннан үзе язган шигырьне укыды, мәчеткә Ризаэтдин Фәхретдин исемен бирү тәкъдиме белән чыкты. Мәсгут авылы мөслимәләре башкаруындагы мөнәҗәтләр бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Яшь абыстайлар кунакларны халкыбызның милли ризыгы – баллы чәк-чәк белән сыйладылар.

      Илбәк авылы җирлеге башлыгы М.Абдулвәлиева төзелеш барышында зур ярдәм күрсәтүләре өчен җирле депутатлар Р.Харисов, С.Ситдиков, И.Нурмиев һәм “Сельхозжилсервис” предприятиясе җитәкчесе Р.Бәхтиевны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

     Азнакай районы һәм шәһәре мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин, Мәсгут авылы мәчете имамы Кәбир хәзрәт мәчет тулып торсын, гыйбадәтләр кылынсын, намазлар укылсын, авылга Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәте иңсен дип, дога кылдылар. Җәннәт төсе булган яшел символик тасма киселгәч, тантанада катнашучылар мәчеткә уздылар һәм беренче өйлә намазын башкардылар.

     Соңгы ике елда гына да Азнакайның барлык авылларында диярлек мәчетләр булдырылды, искеләре төзекләндерелде. Аллаһ йортларында кешеләр рухи яктан баеп, сафланып-пакъланып, бәрәкәтле һәм  бәхетле тормышта яшәсен. Аллага шөкер, бүгенге көндә илебез тыныч, күк йөзебез аяз, кырларыбызда мул игеннәр шаулап үсә, тамакларыбыз тук, күңелләребез көр. Шуның кадерен белеп, изге гамәлләр кылып яшәргә язсын!

 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

Азнакай райСовет матбугать-хезмәте фоторепортажын карарга >>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International