Июль – җиләк-җимеш вакыты гына түгел, табигатьнең үсемлекләргә шифасын өргән чагы да. Азнакаебызда Җиләк бәйрәменең шавы тынырга өлгермәде, “Ак калфак” җәмгыяте бу шимбәдә дару үләннәре һәм себерке әзерләү бәйгесен үткәрергә алынды.
12 июльдә иртәнге 7 сәгатьтә район Советы яныннан махсус автобуслар Холмовка урманына юл алачак.
Көндез сәгать 11дә биредәге “Алсу” чишмәсе буенда конкурска йомгак ясала. Шулай ук сәнгать осталарыбызның җыр-моңнары да чишмә буйларын яңгыратачак.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html