Азнакайның Камышлы авылы егетендә наркотиклар табыла

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

     Узган атнада район территориясендә тугыз җинаять кылынган.

     Камышлы авылы фермасыннан әйберләр урлау факты буенча оператив-тикшерү эшләре барышында әлеге авылда яшәүче балигъ булмаган балада киндергә охшаш үсемлек табыла.

     Эксперт тикшерүе үткәргәндә аның наркотик матдә булуы ачыклана. Бүген әлеге эш, карар кабул итү өчен, тикшерү бүлегенә тапшырылган.

                                                

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International