Азнакайда 209 балага мәктәпкә беренче сыйныфка барырга ярдәм итәчәкләр

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

     Яңа уку елы алдыннан “Мәктәпкә барырга ярдәм ит” хәйрия акциясен уздыру районыбызда матур традициягә әверелде. Һәр ел саен мохтаҗ гаиләләрдән беренче сыйныфка баручы 100-200 балага ярдәм күрсәтелә.

    Быел фаразлар буенча мәктәп бусагасына 726 бала беренче тапкыр аяк баса. Шуның якынча 209ына уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр бүләк ителәчәк.

Акция кысаларында шулай ук мохтаҗлык кичерүче 2-11 нче сыйныф укучыларына да ярдәм оештырыла.

    Хезмәт коллективлары, эшмәкәрләр һәм гади гражданнар катнашында хәйрия марафоны исә август урталарында уздырылыр дип көтелә.

    Шулай ук “Мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе дә дәвам итә. Һәр теләгән һәм мөмкинлеге булган кеше үзенең туган мәктәбенә яки баласы укыган мәктәпкә ярдәм күрсәтә ала.

 

 

Резеда ШӘРИПОВА

 

 

                        

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International