Азнакайның Ак мәчетендә балалар Коръән уку серләренә төшенә

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Азнакайның Ак мәчетенә Татарстан мөфтияте тарафыннан Төркиядән чакырылган кунак – Трабзон шәһәре үзәк мәчете имамы Исмәт Айдын Рамазан ае дәвамында 8-12 яшьлек балаларны Коръән укырга өйрәтә.
    Изге китапны тәҗвид һәм мәкам белән дөрес итеп уку кыз һәм малайларга җиңел бирелә. Остазлары теләге булган әти-әниләргә дә дәрес бирә.

– Балалар мәчеткә бик теләп йөри. Ялсыз укырга да риза алар. Көн саен иң озын сүрә – Бәкарәдән бер бит укып киләләр. Тырышканнарны хәзрәт татлы ризык белән бүләкли, – ди мөгаллимә Алсу Фролова.

     Аның кызы – 8 яшьлек Мәрьям быел Болгарда узган республикакүләм Коръән уку бәйгесендә өченче урынны яулап, акчалата бүләк тә алып кайткан иде.

– Элек кызым Коръәнне тыңлап кына ятлый иде, Исмәт абыйсы аны хәреф танырга өйрәткәч, китапны үзе укый башлады. Энесе Салих та апасыннан калышмый, кыска догалар ятлый.

    Намаз укый белмәгән балалар биредә бу гыйбадәтнең серләренә дә төшенә. Камышлы Күл авылыннан 11 яшьлек Исмәгыйль Мөхәрләмовны дәресләргә бабасы йөртә. Бу егет дин белән күптән таныш, изге китапны укырга да ул әти-әнисеннән өйрәгән.

 – Биредә мин булган гыйлемемне ныгытам, камилләштерәм. Дәресләр бик ошый. Исмәт хәзрәт башта безнең белем дәрәҗәбезне тикшерде, аннары шуңа нигезләнеп һәр балага биремнәр тапшырды. Быел Фәндәс бабам да Коръән укырга өйрәнергә ниятләде, бер атна дәвамында әлифбаны да ятлады, – ди Исмәгыйль.

       Җәй саен Мәскәүдән Азнакайга кунакка кайтучы Ислам Галәветдинов Исмәт бәй белән уртак телне җиңел таба. Яше күп булмаса да, аңа нибары 12, ул бик яхшы төрекчә сөйләшә. Әти-әнисе дә гыйлемле кешеләр, егет дини тәрбияне сабый чактан ук алган.

 – Дәресләргә энем белән йөрибез. Озакламый сеңлем дә кайтачак, ул да безгә иярергә теләк белдерде. Исмәт абый белән аралашып, телемне шомартам, аны исә русча гыйбарәләргә өйрәтәм, – ди Ислам.

 – Әлеге дәресләрдә алынган сабак балалар өчен зур этәргеч булыр, – ди Исмәт хәзрәт.

    Ул үз укучыларының дини белем дәрәҗәсен уңай бәяләде, килүчеләр саны гына борчый аны. Шулай да, изге Рамазан ае әле дәвам итә, һәм бу мөмкинлектән файдаланып калырга теләүчеләр юк түгел.

– Улым Муса кичә генә җәйге лагерьдан кайтты. Мәчеттә балалар өчен дәресләр барын белгәч, шундук барам диде. Мондый форсатны кулдан ычкындырырга ярамый, – ди мөгаллимә Алсу Газизова.

     Кызганыч, бәрәкәтле Рамазан нибары 30 көн дәвам итә, шушы кыска вакыт эчендә кылынган изгелекләрне, яхшылыкларны Аллаһы Тәгалә унлата арттырырмын дигән. Азнакай мәчетләрендә көн саен Коръән-хәтем чыгалар, ягъни имамнар изге китапның утыздан бер өлешен укыйлар, ә теләге булган һәркем килеп тыңлый ала, бу да саваплы эшләрдән санала. Укыган кеше хур булмас, ди халык. Ахирәтебез өчен бу дөньяда тырышып калыйк...

 


Айгөл ШӘРИПОВА

  

 

                        

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International