Ни өчен Азнакайда яшәргә рәхәт

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

Үзгәрде заманалар, әй үзгәрде. Үзгәреш җилләре туздырасын туздырды, җимерәсен җимерде. Бигрәк тә авылларның кирәген бирде. Кайчандыр миллионер колхозлар таякка таянып туктады. Һөнәребез буенча Рәсәйнең кайсы гына почмагына укырга барырга туры килми безгә. Озын-озак юлларга чыккач, тәрәзәгә карап исең китеп барасың.

       Юл буендагы җиргә сеңгән йортлар, чүп өемнәре, безнең ише авыл баласына, иң җанны әрнеткәне сөрелмәгән, чәчелмәгән, тигәнәк, шайтан таягы тирбәлеп утырган басу-кырлар. Тимер юл буенча нидер сатып йөгереп  йөрүче хатын- кыз, бала-чага. Рәхәт тормыштан көне буе чабып йөрмиләрдер. Кем өчендер бу бердәнбер акча эшләү юлы икәнен күреп, берәр баланың күшеккән кулыннан алмас җиреңнән, бер кирәксез әйбер сатып аласың.

     Барган җиреңдә дә күп кенә шәһәрләрнең җимерелеп беткән юлларына, еллар буена рәтләү, буяу күрмәгән күпкатлы соры йортлар, үзәк урамында да чүп үскән клумбаларны күреп ниндидер вакыт туктап калган бер җиргә эләккән кебек хис итәсең үзеңне. Шуңа күрә дә туган Азнакаема кош кебек очып кайтам мин. Берсеннән берсе матур төзек йортларыбызга, тигез асфальт юлларыбызга, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утырган урамнарыбызга карап кабат-кабат шөкерана итәм.

     Бигрәк тә соңгы вакытта шәһәребез, яшьлегенә әйләнеп кайткан киленчәк кебек, тагын да ямьләнеп, матураеп китте. Бу үзгәрешләрдә район башлыгы Марсель Шәйдуллинның да өлеше бик зур. Аның шәһәребезгә килүен бераз шикләнеп тә көттек.         Чит итмәсме, бер-ике ай эшләп җылы урын эзләп  китеп бармасмы. Тик шикләребезне бик тиз таратты ул. Соңгы елларда юаш эш атына әйләнгән, инде күптән үзгәрешләр күрмәгән шәһәребез, әйтерсең, уянып  китте. Әле анда, әле монда яңа төзелешләр, үзгәрешләр башланды.

      Яңа мәктәп, балалар бакчасы, юллар, матур ял урыннары, сәүдә йортлары, мәчет, чиркәү, саный китсәң очына чыга торган түгел. Марсель Шәйдуллин  эшнең башында янып-көеп үзе йөри. Бу кешедәге энергиягә шаккатарлык. Аның күз уңыннан бер генә чара да читтә калмый. Сугыш һәм хезмәт ветераннарын шәхсән туган көннәре белән котлау, инвалид, күп балалы гаиләләргә, олы яшьтәге кешеләргә ярдәм итү, берсеннән-берсе матур чаралар оештыру аның җиңел кулы белән инде традициягә әйләнеп бара.

      Азнакайның данын, исемен ерак төбәкләргә ишеттерүдә роле зур булды аның. Иншалла, әле ил өчен, җир өчен янып-көеп йөрүче чын егетләр бар икән дигән уй яшәргә көч өсти, дәрт бирә. Шундыйларның берсе Әгерҗе, Мәнәвез авылларының җирле Советы башлыгы Назыйф Хәсәновка рәхмәтебез зур безнең. Әтисе, әнисе дә шушы туган колхозларында намус белән гомер буе хезмәт иттеләр.

     Шул тырыш гаиләдә үскән егет бәхет эзләп әллә кайларга китмәде. Менә инде ничә еллар туган якларына җаны-тәне белән хезмәт итә. Соңгы дистә еллар безнең Мәнәвез авылы иске түбәтәй кебек кулдан -кулга йөреп бер дигән колхоздан сыңар сыеры да калмаган авылга әйләнде. Сатасын саттылар, сүтәсен сүттеләр. Мәрхүм әтием Хатип күп еллар буе бригадир, ферма мөдире булып эшләгән кеше, күзеннән яшьләрен сөртеп:

– И, кызым, күпме халыкның көче, тырышлыгы кергән колхозыбыз бит, – дип әрнегәне һаман да күз алдында. Ни эшлисең бит, күбәйде шул халык малын сатып кесә калынайтучылар. Авылыбызның хәле көннән-көн мөшкелләнде. Ямь-яшел урман итәгендә утырган авыл чүплеккә әйләнеп үз йөзен югалта башлады. Әле анда, әле монда өем-өем Каф тавыдай чүп-чар үзе бер бәла иде. Ул гына түгел, авылның йөзен, яшәвен күрсәткән Сабан туйлары туктап калды. Я, авыл мени инде ул Сабан туе да булмаган авыл.

      Назыйф эшкә тотынгач ике авыл да әкренләп тәртипкә керә башлады. Әгерҗене дә, Мәнәвезне дә иң беренче итеп чүптән әрчү башланды. Аллага шөкер, урамнар тыкрыклар игә килде, атна саен чүп машинасы йөреп тора. Мәнәвез халкы үзе дә үтә уңган, үтә булган бит ул. Күп еллар кул тимәгән төп йортыбыз, зиратыбыз да өмәләр ясап рәткә кертелеп килә, алла боерса, коймалап та алырбыз дип сүз бирде Назыйф.

      Әйткән сүзен үтәми калмый ул. Бөтен урамнарыбызда ялт итеп утлар яна, ничә еллар кул тимәгән чат ягында юлларны рәтләп яталар. Авыл халкы да сүзен тыңлаучы, йомышларын аңлаучы кеше булгач ярдәм итүдән  баш тартмый. Иң күңеллесе авылда гөрләп Сабан туйлары уза башлады. Бу бәйрәмне дә Назыйф җаны-тәне белән тырышып, тирләп-пешеп башлап үзе оештыра, башыннан азагына хәтле мәйданны алып бара. Авылда башка чаралар да оештырылып килә.

      Нинди генә чара булса да, Назыйф уртасында кайный. Янына килсәң дә, телефон аша гозереңне әйтсәң дә тыңлый, ярдәм итәргә әзер тора. Дөрес, ыгы-зыгылы бу дөньяны  Марсель гына да, Назыйф кына да тиз генә игә китерә алмас, тик бу илдә мондый җир өчен, халык өчен йөргән егетләр булганда иншалла алгы көннәрдә өмет бар. Картлар әйткән бит, алдан баручының аягы нык булса, арттан атлаучыларның юлы такыр булыр дип.  Уңышлар сезгә, җир уллары, башлаган эшләрегез уң булсын, һәрвакыт шулай халыкның өметен аклап, күп еллар буе хезмәттә булырга язсын сезгә. Хәерле җәйләр биреп, гөлбакчадай татар илендә бай, бәхетле булып, җиребезнең кадерен белеп яшәргә язсын барчабызга да.



Мәнәвез авылында яшәүче Халидә Галимова

 

 

 

 

 

 

чыганак: ОАО «Татмедиа» филиалы «Маяк» редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International