– Почта элемтәсе бүген аралашуның иң әһәмиятле төрләреннән берсе. Соңгы елларда тармакка сервисның югары технологияләре кертелә, хезмәт күрсәтү төрләре арта, сыйфаты яхшыра бара. Эшкә җаваплы караш, почта элемтәсе хезмәтеннән файдаланучылар белән эчкерсез аралаша, тыңлый белү, җәмгыять тормышындагы яңалыклардан хәбәрдар булу – халыкка көн дә кирәкле һөнәр кешеләрен әнә шундый сыйфатлар бизи. Көндәлек хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, гаилә иминлеге телим.
чыганак: ОАО «Татмедиа» филиалы «Маяк» редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html