Азнакай әниләре балалар бакчасына компенсациягә документлар яңарта

2014 елның 15 июле, сишәмбе
    Бүген Азнакай муниципаль районында 4121 мең бала мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөри. Аларның 3624есе исә  төп компенсациядән файдалана. Узган ел, балалар бакчаларына түләү арту сәбәпле, республикада әти-әниләрнең кайбер категорияләренә өстәмә компенсация түләү турында карар кабул ителгән  иде.

    Безнең районда 2377 кеше мондый компенсациядән файдалана. Мәгълүм булганча, ул гаиләнең табышына карап алты ай вакытка билгеләнә. Бер кешегә кереме 20 мең сумнан артмаган гаиләләр мондый документларны узган ел ахырында тапшырганнар иде инде. Алты ай үтеп, хәзер аларны яңартыр вакыт җитте.

– Чиратларны кыскарту һәм халыкка уңайлылык тудыру максатыннан, балалар бакчаларына барып белешмәләрне кабул итү буенча графиклар төзелде. Белгечләр 25 июльгә кадәр ата-аналарга инде алдан хәбәр ителгән график буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрнең барысында да йөреп чыгачак, – ди Республика матди ярдәм үзәгенең 3 нче бүлекчәсе директоры Ландыш Әхмәтова. – Ниндидер сәбәпләр аркасында баланың әти-әнисе шул графикта күрсәтелгән вакытта документларын тапшыра алмый икән, алар безнең бүлеккә үзләре килергә тиеш булалар.

   Гаиләнең компенсациягә хокукын раслау өчен ата-аналарның эш урыныннан 3 айлык кереме турында белешмә һәм, гаилә составындагы үзгәрешләр булса, шул хакта белешмә бирергә кирәк булачак.

 

 

 

 

чыганак: ОАО «Татмедиа» филиалы «Маяк» редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International